Казанда ылыслы агачларны җыю буенча акция башлана

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Агымдагы елның 13-31 гыйнварында Казанда «Елки-палки» экологик акциясе узачак. Анда катнашучылар ылыслы агачларны эшкәртүгә тапшыра алачак.

Агачларны җыю өчен 21 кабул итү пункты ачылачак. Акциянең беренче көннәрендә кайбер урыннарда волонтерлар эшләячәк – алар шәһәр халкының проект турындагы сорауларына җавап бирәчәк. Пунктлар тулган саен чыршыларны МПС-1 калдыкларын сортлау комплексына чыгарачаклар.

Акция Казан шәһәре мэриясе, «ПЖКХ» ИК, шулай ук «Чиста уеннар» проекты командасы тарафыннан әйләнә-тирә мохитне саклау һәм рециклинг идеяләрен пропагандалау максатларында үткәрелә.

Монда җентекләбрәк белергә мөмкин: https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-stolitse-tatarstana-startuet-aktsiya-po-sboru-khvoynykh-derevev/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International