Менделеевск муниципаль районында янгын куркынычсызлыгы һәм урман культурасы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 10 феврале, шимбә

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Менделеевск муниципаль районында булды. Анда ул киңәшмә үткәреп, чара барышында 2023 елгы янгын куркынычы янаган һәм урман культурасы сезоны нәтиҗәләре һәм 2024 елга бурычлар каралды.

Утырыш Менделеевск шәһәрендәге хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Радмир Беляев катнашты.

Төп доклад белән «Алабуга урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Евгения Клеткина чыгыш ясады. Ул киңәшмәдә катнашучыларга урман культуралары эшләре, узган ел урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча гамәлгә ашырылган чаралар һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгы сезонына әзерлек барышы турында хәбәр итте. 

Киңәшмәгә йомгак ясап, министр Равил Кузюров белгечләргә урманнарны торгызу эшләрен алып бару, урман янгыннарына каршы пропагандалау һ.б. белән бәйле берничә йөкләмә бирде. «Урманга якын торган кишәрлекләрне коры үлән үсемлекләреннән, урып-җыю калдыкларыннан, аунак агачлардан, кисү калдыкларыннан чистартуның мөһимлеген аңлатуга яки янгынга каршы минеральләштерелгән полосалар салуга яки янгынга каршы башка төрле барьерлар ярдәмендә урманны саклауга аерым игътибар бирергә кирәк», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International