Зеленодольск сынау урман хуҗалыгының урманнардан файдалану буенча инженеры Оксана Горбатенко Зеленодольск муниципаль районының В.В.Карпов исемендәге лицеена караган «Зеленый островок» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты буенча «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында Оксана Горбатенко укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, орлык әзерләү, аларны эшкәртү, саклау һәм чәчү үзенчәлекләре турында сөйләгән.
«Урман орлыктан башлана дип юкка гына әйтмиләр, – дип билгеләп үтте ул. – Орлык материалының сыйфатына урманнарның ничек үсүе бәйле. Шуңа күрә урманчылар тарафыннан җыелган барлык орлыклар Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәгендә тикшерелә. Тикшергәннән соң гына аларны питомникларда чәчәргә мөмкин.
«Хәзерге вакытта Татарстанда ылыслы токымнарның урман орлыгы чималын эшкәртү эшләре бара, – дип өстәде Оксана Горбатенко. – Быел белгечләргә 755 килограмм чыршы, нарат һәм карагай орлыгы әзерләргә кирәк».
Дәрес ахырында агач кисү буенча мастер-класс оештырылган.