Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров Ослан, Апас һәм Чүпрәле муниципаль районнарында эш визиты белән булды.
Югары Ослан районында ул 2023 елда «Идел буе урманчылыгы» ТР ДКУ һәм «Идел буе урман хуҗалыгы» ТР ДБУ эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш урманчылыкның административ бинасында узды.
Киңәшмәдә төп мәгълүматлар белән җитәкче-урманчы Илназ Абдуллин чыгыш ясады. Ул урманнарны саклау, яклау һәм яңадан торгызу буенча эшләр комплексын үтәү, табигатьне саклау акцияләре, мәктәп урманчылыкларын үстерү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү нәтиҗәләре турында сөйләде.
«Хәзерге вакытта төп бурычларның берсе – 2024 елда урманнарда янгын куркынычы булган сезонга әзерлек, – дип хәбәр итте Илназ Абдуллин. – Идел буе урманчылыгы территориясендә урман янгыннарын сүндерү буенча план эшләнде, урманнарны җир өслегеннән патрульләү маршрутлары расланды».
Аннары шулай ук «Идел буе урман хуҗалыгы» дәүләт бюджет учреждениесе директоры Фәрил Галиәхмәтов һәм урманнан файдалану буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Нияз Шәйхетдинов чыгыш ясады.
Апас һәм Чүпрәле районнарында Рәис Гомәров киңәшмәләр үткәрде, анда урман культуралары кампаниясенә һәм урманнарда янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре каралды. Апас районында утырыш авыл җирлеге администрациясе бинасында узды. Анда муниципаль район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.
Чарада катнашучылар «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Чүпрәле районында Иске Чүпрәле авылындагы администрация бинасында узган утырышта муниципаль район башлыгы урынбасары Алексей Ярухин, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең территориаль бүлеге, район авыл хуҗалыгы идарәсе, район җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре палатасы белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.
Чүпрәле кишәрлеге урманчылыгы территориясендә бу елга планлаштырылган эшләр турында «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкче-урманчысы Илнар Гатауллин сөйләде.