Татарстанда ТР Урман хуҗалыгы министрлыгына караган оешмаларның 2023 елгы эшчәнлегенә йомгак ясау дәвам итә. Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров «Аксубай урманчылыгы» ДКУ һәм «Аксубай урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре катнашында шундый киңәшмә үткәрде. Утырыш Аксубай шәһәр тибындагы поселогының администрация бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Камил Гыйльманов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев катнашты.
Төп мәгълүматлар белән җитәкче-урманчы Андрей Ильмухин чыгыш ясады. Ул узган елда башкарылган урман культуралары, урманнарны саклау, урман хуҗалыгы һәм урман әзерләү эшләре, янгын куркынычлы һәм урман культуралары сезонына әзерлек барышы, «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе һ.б. турында сөйләде.
«Янгын куркынычы чорына әзерлек кысаларында урман янгыннарын сүндерү планы, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү планы эшләнде, урман-янгын техникасына планлы техник хезмәт күрсәтү һәм ремонт үткәрелә, кирәкле запас частьләр, материаллар һәм инвентарь сатып алына», – дип хәбәр итте Андрей Ильмухин.
Шулай ук ирешелгән нәтиҗәләр һәм эшчәнлек юнәлешләре турында урман хуҗалыгы директоры Сергей Кузнецов һәм бухгалтер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Наталья Альдиванова хәбәр итте.
Утырышка йомгак ясап, министр урынбасары Рәис Гомәров белгечләргә «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман законнарын бозуларны кисәтү һәм ачыклау, шулай ук халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре таләпләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшләрен алып баруга бәйле берничә йөкләмә бирде.
Шулай ук бүген Рәис Гомәров «Кызыл Йолдыз урманчылыгы» ДКУ һәм «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ДБУ эшчәнлек йомгаклары буенча да шундый ук киңәшмәдә катнашты. Җыелыш Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогы администрациясе бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов катнашты.
Докладлар белән җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев, урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров һәм урманны торгызу буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Иван Большаков чыгыш ясады.
Министр урынбасары Рәис Гомәров узган ел ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш нәтиҗәләрен уңай бәяләде. Ул белгечләргә халыкка урманга якын участокларны коры үлән үсемлекләреннән, урып-җыю калдыкларыннан һәм аунак агачлардан чистарту яисә янгынга каршы минераллаштырылган полоса яисә башка янгынга каршы барьер белән урманны аеру кирәклеген аңлатуга аерым игътибар бирергә кушты.