Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов эш визиты белән Мөслим һәм Минзәлә муниципаль районнарында булды.
Мөслим районында ул 2024 елның урман культурасы һәм янгын куркынычы сезонына әзерлек мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Мөслим авылында хакимият бинасында узды, анда муниципаль район башлыгы Альберт Хуҗин кабул итте.
Мөслим һәм Усы кишәрлеге урманчылыклары территориясендә урман культуралары эшләрен һәм янгынга каршы чараларны үткәрүгә әзерлек турында «Минзәлә урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Айрат Минһаҗев хәбәр итте.
Минзәлә районында министрның беренче урынбасары республика программасы буенча «Минзәлә урманчылыгы» ТР ДКУ административ бинасын ремонтлау барышы белән танышты һәм 2023 елда ведомство карамагындагы учреждениеләрнең эш йомгаклары һәм 2024 елга бурычлары буенча киңәшмә үткәрде. Утырыш Минзәлә шәһәрендәге хакимият бинасында узды, анда район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Кәримов катнашты.
Төп доклад белән җитәкче-урманчы Айрат Минһаҗев чыгыш ясады. Ул катнашучыларга контроль-күзәтчелек, санитар-савыктыру чаралары, табигать саклау акцияләре, мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү барышы турында җентекләп сөйләде.
Соңыннан урман хуҗалыгы директоры Айдар Хәлиуллин һәм урманны торгызу буенча инженер, башлангыч һөнәри берлек оешмасы рәисе Венера Фастеева чыгыш ясады.
Илгизәр Зарипов узган ел нәтиҗәле эшләгәннәре өчен ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләренә рәхмәт белдерде. «Алдагы чорга төп бурычлар – урманнарны төзекләндерү буенча барлык эшләрне сыйфатлы һәм вакытында башкару һәм янгын куркынычы чорын гадәттән тыш хәлләрсез уздыру», – диде ул.