«Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУ урман мастерлары Сергей Иванов һәм Виктория Романова Аксубай районының «2 номерлы Аксубай урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Урман – табигый берләшмә» темасына дәрес үткәргәннәр. Билгеләп үтик, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Дәрес барышында белгечләр укучыларга урманнар, аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре, Татарстан Республикасында үскән агачлар һәм куаклар турында сөйләгәннәр.
«Урманга караган барча үсемлек дөньясын «катларга» – ярусларга бүлү кабул ителгән. Биек агачлар – нарат, имән – урманның беренче катын биләп тора, аларга иң күп җылылык һәм яктылык бирелә. Икенче яруста тәбәнәгрәк агачлар яши, мәсәлән, каен, корычагач, миләш. Куаклар өченче яруста, ә абагалар, үләннәр һәм мүкләр дүртенче яруста урнашкан, дип билгеләп үткән Сергей Иванов. Беренче катның биек агачлары күләгә барлыкка китерә, шуның аркасында башка үсемлекләр салкынлыкта тора, ә туфрак хәтта эссе һава торышында да дымны саклый».
Очрашу ахырында урманчылар укучыларга урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеген искәртеп узганнар.