ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2024 елның икенче кварталына бурычлар турында фикер алыштылар

2024 елның 11 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта киңәшмә узды, анда 2024 елның икенче кварталына бурычлар турында фикер алыштылар. Чараны урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров үткәрде. Утырыш эшендә министр урынбасарлары, эшләр белән идарә итүче, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, урманчылыклар җитәкче-урманчылары һәм республика урман хуҗалыклары директорлары катнашты.

Докладлар белән ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зиятдинова чыгыш ясады.

Илгизәр Зарипов Министрлыкның һәм аның карамагындагы учреждениеләрнең янгын куркынычлы һәм урман культурасы сезонына әзерлеге, урман комплексының федераль дәүләт мәгълүмат системасын кертү барышы турында сөйләде.

«15 апрельдә Татарстан Республикасында урманнарда янгын куркынычы сезоны ачылачак, – дип хәбәр итте ул. – 22 апрельдә махсус янгынга каршы режим кертеләчәк. Янгын куркынычсызлыгы шартларын системалы мониторинглауны тәэмин итәргә, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексын үткәрергә һәм халык арасында урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча агитация-аңлату эшен көчәйтергә кирәк».

Министрның беренче урынбасары быел «Экология» илкүләм проекты кысаларында 2564 гектар мәйданда урманнарны торгызу планлаштырылуын әйтте. «Чараларны билгеләнгән агротехник срокларда үткәрергә һәм Министрлыкка кабул итү-тапшыру актларын агымдагы елның 10 июненә кадәр тапшырырга кирәк», – дип өстәде ул.

Эльвира Зыятдинова 2021 һәм 2022 елларда Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан коррупциягә каршы тору өлкәсендә законнар үтәлешен тикшерү нәтиҗәләре һәм керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләр турында белешмәләрне тутырганда җибәрелә торган төп хаталарга тукталды.

«Типик хаталарның берсе – вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләр яки банкта булган счетларны күрсәтмәү, – диде ул. – Бу мәгълүматларның барысын да «Салым түләүченең шәхси кабинеты» сервисында табып була.

«1 гыйнварда чираттагы декларация кампаниясе башланды, – дип өстәде Эльвира Зыятдинова. – Дәүләт граждан хезмәткәрләренә һәм ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә агымдагы елның 30 апреленә кадәр үз керемнәре, чыгымнары, мөлкәте һәм мөлкәт рәвешендәге йөкләмәләре турында мәгълүмат бирергә кирәк».

Киңәшмәгә министр Равил Кузюров йомгак ясады. «Урманга якын участокларны коры үләннән, урып-җыю калдыкларыннан, аунак агачлардан чистарту яки янгынга каршы минеральләштерелгән полоса белән урманны аеру кирәклеге турында өстәмә мәгълүмати-аңлату эше алып барырга кирәк, – дип ассызыклады ул. –  Урманнар дистә еллар үсә, санаулы сәгатьләрдә юкка чыга. Янгын куркынычы сезонын гадәттән тыш хәлләрсез уздыру өчен мөмкин булганның барысын да эшләргә кирәк».

«Шулай ук урман культурасы кампаниясенә һәм «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә әзерлек мәсьәләләренә аерым игътибар бирүегезне сорыйм. Урманнарны торгызу эшләре барлык кагыйдәләрне үтәп, сыйфатлы башкарылырга тиеш», – дип нәтиҗә ясады Равил Кузюров.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International