ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Актаныш районында урманнарда янгын куркынычлы сезонга һәм урман культурасы кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 15 апреле, дүшәмбе

Бүген министрлыкта Актаныш муниципаль районында урманнарда янгын куркынычы янаган сезонга һәм урман культурасы кампаниясенә әзерлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Видеоконференция режимында узган киңәшмә эшендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Ильясов, район оешмалары һәм учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Урман культуралары эшләрен үткәрүгә әзерлек һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча планлаштырылган чаралар турында «Минзәлә урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Айрат Минһаҗев хәбәр итте.

Утырышка йомгак ясап, министрның беренче урынбасары Илгизәр Зарипов ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләренә «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру, урман фонды җирләрен патрульләү һәм урман янгыннарына каршы пропаганда алып баруга бәйле берничә йөкләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International