Чирмешән урманчылыгы белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләрендә һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып баралар. Әйтик, бу атнада урманны саклау буенча инженер Ләйсән Глюмова һәм Казан кишәрлеге урманчысы Хәлил Шәрәпов Советлар Союзы Герое И.Н.Конев исемендәге Чирмешән кадет мәктәп-интернатының 9 нчы сыйныф укучылары белән очрашу уздырганнар.
Очрашу барышында белгечләр укучыларга Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урманнарны саклау һәм үрчетү буенча башкарылган эшләр, тармак һөнәрләре, Лубян урман-техник көллиятендә һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында уку шартлары турында сөйләгәннәр.
Алар шулай ук урман тармагындагы яшь белгечләргә ярдәм итү чараларына да җентекләп тукталганнар. «Әлеге программа Татарстанда 2020 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Министрлыкка караган учреждениеләргә эшкә кергәндә яшь белгечләр 150 мең яки 300 мең сум күләмендә түләүләр ала ала, – дип билгеләп үткән Ләйсән Глюмова. – Урман тармагына квалификацияле кадрлар кирәк. Урманчылыкларда һәм урман хуҗалыкларында мастерларны, урманны торгызу, саклау буенча инженерларны, бухгалтерларны, кадрлар буенча белгечләрне көтәләр. Без сезне һәрвакыт дус һәм бердәм командага кабул итәргә шат булырбыз».