«Рослесинфорг» ФГУП Казан филиалы юбилее

2013 елның 2 октябре, чәршәмбе

        3 октябрьдә «Корстон»да Казан филиалының 60 еллыгына багышланган тантаналы утырыш булачак. Утырышта  «Рослесинфорг» ФГУП Генераль директоры А. Третьяков, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты җитәкчесе А. Орнатский, «Рослесинфорг» ФГУПның  барлык филиаллары вәкилләре һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Н.Г.Мәһдиев катнаша.

       1953 елда СССР Авыл хуҗалыгы министрлыгы Урман хуҗалыгы баш идарәсенең боерыгы белән Идел-Кама тресты составында мөстәкыйль баланстагы аэрофотоурманторгызу экспедициясе оештырыла. «Рослесинфорг» ФГУП Казан филиалы Казан аэрофотоурманторгызу экспедициясенең турыдан-туры варисы.

 Оештырылган вакытта Казан экспедициясенең бурычлары итеп Татарстан урманнарын, аз өйрәнелгән Урта Идел, Урал һәм Себер урманнарын барлау куела. Казан урман торгызучылары республика урман хуҗалыгын оештыруның күп елларга, алдан ук регионның икътисади үсешен исәпкә алып, урман хуҗалыгын алып баруының төп положениеләрен билгеләгән перспектив планын төзиләр.

         Соңгы елларда урман торгызу принципиаль рәвештә яңача алып барыла.  Барлык инвентаризация эшләре яңа технологияләрне, фотограмметрик һәм программалы үлчәгеч приборларны  кулланып башкарыла. Геоинформацион системалар (ГИС), Җирне читтән торып зондлау материаллары файдаланыла. Урман торгызу эшләренең циклы тәмамлангач, урман хуҗалыгын оештыру һәм үсеше буенча якынча проектлар төзелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International