Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында 2024 елда урманнарда дәүләт инвентаризациясен үткәрү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар

2024 елның 23 апреле, сишәмбе

Бүген Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментында урманнарда дәүләт инвентаризациясен үткәрү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Утырыш видеоконференция режимында Департамент башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев җитәкчелегендә узды.

Чарада округның урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары, «Рослесинфорг» ФДБУ филиаллары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов, Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында 2024 елда урманнарны саклау чараларын үткәрү сыйфатын һәм нәтиҗәлелеген анализлау өлешендә урманнарга дәүләт инвентаризациясе мәсьәләләре тикшерелде.

Сергей Ковалев искәрткәнчә, узган ел мондый эш Татарстан, Башкортстан, Мордовия һәм Мари Эл республикаларында, шулай ук Киров һәм Самара өлкәләрендә уздырылган.

«Быел урманнарга дәүләт инвентаризациясен үткәрү Башкортстан, Татарстан, Киров, Пенза, Оренбург һәм Ульяновск өлкәләрендә планлаштырылган. Барлыгы 12 урманчылык тикшереләчәк», – диде ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International