Аксубай урманчылыгының урманнарны торгызу буенча инженеры Ирина Глухова «Аксубай 2нче урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары өчен әңгәмә үткәргән

2024 елның 24 апреле, чәршәмбе

«Аксубай урманчылыгы» ТР ДКУның урманнарны торгызу буенча инженеры Ирина Глухова Аксубай районының 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә булган. Анда ул 9 нчы сыйныф укучылары өчен «Кая укырга керергә?» дигән темага әңгәмә уздырган.

Дәреснең максаты урманчыларның хезмәте һәм аның экологик әһәмияте турында белемнәр формалаштыру, кеше тормышында урманның роле турында күзаллауларны киңәйтү һәм табигатькә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү булган.

Очрашу барышында Ирина Глухова балаларга үзенең тормыш юлы, һөнәр сайлавы һәм Аксубай урманчылыгын торгызу буенча инженер булуы турында сөйләгән.

Шулай ук укучылар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарылган эшләр, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ уку шартлары турында да белгәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International