ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәге хезмәткәре катнашында лекция булды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Министрлыкта хезмәткәрләр өчен ВИЧ-инфекцияне профилактикалау турында лекция булды. Тыңлаучылар алдында «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча Республика үзәге» ДАССОның табиб-эпидемиологы Камилла Юзиева чыгыш ясады.

Камилла Юзиева ВИЧ-инфекция йоктыруның төп юллары, ВИЧ-инфекцияле пациентларның тормышы, шулай ук бу авыруны профилактикалау ысуллары турында сөйләде.

«ВИЧ һава-тамчы юлы белән, ягъни төчкергәндә яисә йөткерү вакытында йога алмый, – дип билгеләп үтте табиб-эпидемиолог. – Шулай ук гомуми савыт-саба, карават һәм гигиена әйберләрен кулланганда да зарарланып булмый».

Лекциядән соң теләгән һәркем ВИЧ-инфекциягә экспресс-тест үтә алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International