ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобына кушылды

2024 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы #ЭстафетаДобра флешмобына кушылды. Акция кысаларында Чүпрәле муниципаль районының Алешкин-Саплык авылындагы «Дуслык күле» ял паркында агачлар утыртылды.

Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының эшләр идарәчесе Алексей Сарафанов, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Мөхәммәтҗанов һ.б. катнашты.

Мәйданчыкта барлыгы 310 данә пирамидалы тирәк һәм татар өрәңгесе үсентеләре утыртылды.

«Эстафетаны безгә ноябрь ахырында республиканың экология министры Александр Валерьевич тапшырды, – дип шәрехләде министр урынбасары Рәис Гомәров. – Ул вакытта агачлар утыртырга соң иде инде, шуңа күрә язны көттек. Дуслык күле – истәлекле урын, ул ике халык – татарлар һәм чуашлар арасында тынычлык һәм татулыкның гәүдәләнеше булып тора. Үсентеләр тамыр җибәрер һәм паркка килүчеләрне күп еллар сөендерер дип өметләнәбез. Белгечләр аларның хәлен күзәтеп торачак.

Исегезгә төшерәбез, #ЭстафетаДобра флешмобы ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан 2023 елның гыйнварында эшләтеп җибәрелгән иде. Акциягә 100 дән артык кеше кушылды. Катнашучылар агачлар утырттылар, өмәләрдә катнаштылар, чишмәләрне төзекләндерделәр, фото һәм видео материалларны «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битләрендә урнаштырдылар һәм эстафетаны башкаларга тапшырдылар. Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы эстафетаны «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International