Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров эш визиты белән Питрәч һәм Балык Бистәсе муниципаль районнарында булды.
Питрәч районында министр яр-сыза урыннарында агачлар утырту барышы белән танышты. Аңлатмаларны «Саба өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Хаҗи Фәйзрахманов бирде. Ул утырту эшенең Татар Тау иле авыл җирлегендә авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге җирләрдә үткәрелүен сөйләде. Барлыгы 35 гектар мәйданда эшләр башкарылачак, 80 кеше җәлеп ителәчәк.
Балык Бистәсе районында Равил Кузюров Теләче кишәрлегенең 83 нче кварталындагы базислы урман питомнигын, урман культураларын һәм «Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы» ТР дәүләт бюджет учреждениесенең җитештерү усастогын карады. Аны тикшергәндә җитәкче-урманчы Нияз Таҗмиев һәм урман хуҗалыгы директоры Альберт Закиров озатып йөрде.
«Урман культуралары кампаниясе кысаларында быел Кызыл Йолдыз урманчылыгы территориясендә 105 гектар мәйданда – урманнарны торгызу һәм урман үстерү, 233 гектарда – урман культураларын тулыландыру, питомникта 0,7 гектарда орлык чәчү буенча эшләр башкарылачак», – дип хәбәр итте Нияз Таҗмиев.