Рослесхоз: ел башыннан ЛесЕГАИС чат-ботына 3 меңнән артык мөрәҗәгать килгән

2024 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

2024 ел башыннан ЛесЕГАИС чат-ботына урманнардан файдаланучы затлардан 3 меңнән артык мөрәҗәгать килгән. Мөрәҗәгатьләрнең төп өлеше агач материалы буенча кертелгән килешүләр турындагы мәгълүматларны төзәтүгә, складларда һәм җитештерү урыннарында материаллар күләменә, электрон документларны рәсмиләштерүгә, системаның функционалын яңартуга кагылган.

«ЛесЕГАИС чат-боты урманнардан файдаланучы затлар арасында популяр, чөнки анда кызыксындырган сорауларга җаваплар алырга һәм мөрәҗәгать иткән вакытта проблеманы хәл итәргә мөмкин. Моннан тыш, без системаның эшен камилләштерү өчен кулланучылардан тәкъдимнәр дә җыябыз», – дип сөйләде Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының Мәгълүмат системаларын һәм дәүләт урман реестрын үстерү идарәсе башлыгы Петр Микка.

Исегезгә төшерик, ЛесЕГАИС чат-боты узган ел эшли башлады. Анда урманнардан файдаланучылар агач материалын һәм аның белән алыш-бирешләрне исәпкә алу системасының эше турында актуаль мәгълүматны таба, ярдәм итүче белгечләргә үз сорауларын бирә, шулай ук агач материалы әйләнешен көйләүче норматив-хокукый актлар белән таныша ала.

Чата-боттан тыш техник ярдәмне кире элемтә формасы һәм lesegais@rosleshoz.gov.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International