Республиканың Менделеевск районында «Урманфест» хәйрия акциясе узды

2024 елның 18 мае, шимбә

Бүген Менделеевск районы Бәзәкә авылы территориясендә «Урманфест» хәйрия акциясе узды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проекты максатлары һәм бурычларына туры килә.

Акциядә катнашучыларны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр идарәчесе Эльмира Шагаева, Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм башкалар сәламләде.

«Урманфест» акциясе Татарстанда инде бишенче ел рәттән уздырыла. Быел мәйданчыклар күбәйде – агачларны Казанда, Питрәч һәм Баулы районнарында утырттылар, – диде Эльмира Шагаева. – Барлык оештыручыларга һәм катнашучыларга табигатькә битараф булмаганнары һәм урманнарны саклау мәсьәләләрендә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә».

Акциядә катнашучылар көче белән барлыгы 70 мең данә чыршы һәм нарат үсентесе утыртылган.

Фестиваль кунаклары өчен бай күңел ачу программасы оештырылды. Аниматорлар балалар өчен мавыктыргыч уеннар һәм мастер-класслар үткәрделәр.

Исегезгә төшерәбез, «Урманфест» хәйрия акциясе 2021 елдан бирле үткәрелә. Аның максаты – табигать ресурсларын саклау мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү, экологик хәлне яхшырту һәм киләчәк турында кайгырту.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International