Республиканың Әлки районында Гаилә елы кысаларында агачлар утыртылган

2024 елның 20 мае, дүшәмбе

Әлки муниципаль районының Базарлы Матак авылында үзәк паркта Россия Федерациясендә Гаилә елына багышланган чара узган. Аның кысаларында агачлар утыртылган.

Волонтерлар көче белән 16 берәмлек чыршы үсентесе утыртылган.

Акциядә муниципаль район башлыгы Александр Никошин, Әлки урманчылыгы белгечләре, ветераннар, яшьләр берләшмәләре вәкилләре катнашкан.

«Агач утырту – үзеңнән соң җирдә эз калдыру өчен менә дигән мөмкинлек, – ди җитәкче-урманчы Евгений Мулинов. – Мондый акцияләр дәвам итәчәк, чөнки гаилә кыйммәтләрен ныгыту, яхшы традицияләрне саклау һәм тапшыру, табигатькә сакчыл караш – бу, чыннан да, мөһим һәм барлык буыннар өчен дә кыйммәтле».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International