Татарстанда урманнарга бару өчен вакытлыча чикләүләр кертелде

2024 елның 14 июне, җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 14.06.2024 №424 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнар өчен урманнарга килү һәм урманнарга транспорт чаралары белән керүгә карата 14 июньнән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр Татарстан Республикасы урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнгән.

Республиканың урман хуҗалыгы тармагы белгечләре тиешле чикләү кертелүе, аның вакыты турында кисәтү аншлаглары урнаштырылган һәм урман юллары шлагбаумнар белән ябып куелган.

«Урманнарда янгын чыгу куркынычы югары булу сәбәпле чикләүләр кертелде, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов. – Хәзерге вакытта без космик, авиация һәм җир өсте ысуллары белән янгын куркынычын күзәтүне көчәйттек. Ведомство карамагындагы учреждениеләрдә тәүлек әйләнәсе дежурлык оештырылды, шулай ук ял көннәрендә урманнарга кешеләр күпләп килгән урыннарда вакытлыча постлар формалаштырылачак. Гомумән алганда, янгын сүндерү көчләренең һәм чараларының, шул исәптән урман янгыннары турындагы хәбәрләргә оператив җавап бирү өчен резерв чараларының тулы әзерлеге тәэмин ителгән».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International