Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы су биологик ресурсларын саклау турындагы законнар үтәлешен тикшерде.
Россия Федерациясе законнары таләпләрен бозып, предприятиеләр Куйбышев сусаклагычы акваториясендә файдалы казылмалар чыгаруны гамәлгә ашырганнар, бу Росрыболовствоның территориаль органы белән килешенгән рөхсәт ителгән күләмнән артып киткән. Хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәсендә эшкуарлар су биологик ресурсларына китерелгән зыянны 1,6 млн. сум күләмендә компенсацияләмәгәннәр.
Закон бозуны бетерү максатыннан, табигать саклау прокуроры тарафыннан предприятиеләр җитәкчеләренә күрсәтмәләр бирелгән, аларны карау нәтиҗәләре буенча су биологик ресурсларына китерелгән зыян тулы күләмдә капланган.