Министрлыкта агач материалларын законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү, эшкәртү, сату һәм чит илгә чыгаруны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды

2024 елның 25 июне, сишәмбе

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасында агач материалларын законсыз әзерләү, транспорт белән күчерү, эшкәртү, сату һәм чит илгә чыгаруны кисәтү һәм туктату мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиясе утырышы булды. Киңәшмә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов рәислегендә видеоконференция режимында узды.

Утырышта төп доклад белән Министрлыкның дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлеге башлыгы Айрат Әхмәров чыгыш ясады. Ул 2023 елда «Чыршы» оператив-профилактик чарасының нәтиҗәләре һәм 2024 елның 1 яртыеллыгында законсыз урман кисүне ачыклау һәм кисәтү буенча гамәлгә ашырылган чаралар турында сөйләде.

«Бу елның 6 аенда урманнарны законсыз кисүнең 19 очрагы ачыкланды, – дип хәбәр итте Айрат Әхмәров. – Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, урман утыртмаларын законсыз кисү очраклары саны 71% ка кимеде, законсыз әзерләнгән агач күләме 64% ка кимеде».

Аның сүзләренчә, бу елның 1 яртыеллыгында Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28 ст. буенча административ хокук бозулар турында 21 эш кузгатылган. 16 хокук бозучы административ җаваплылыкка тартылган, гомуми суммасы 45 мең сумлык штрафлар салынган.

«Урман фонды җирләрендә урманнарны законсыз кисүне кисәтү һәм ачыклау эше системалы характерда бара, – дип өстәде Айрат Әхмәров. – Аерым алганда, 2024 елда Министрлык һәм аның карамагындагы учреждениеләр тарафыннан 2,1 мең профилактик чара үткәрелде, шул исәптән 65 консультация һәм 30 профилактик визит ясалды, 21 кисәтү белдерелде».

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы һәм Татарстан таможнясы вәкилләре дә чыгыш ясады. Алар агачның законсыз әзерләнүен һәм транспортировкасын ачыклау һәм кисәтү, шулай ук агач материаллары белән хокуксыз тышкы икътисадый эшчәнлекне локальләштерү буенча эш нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International