Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында 2024 елда зарарлы организмнарны юк итү яки аларның санын бастыру буенча чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча видеоконференция режимында киңәшмә узды.
Чарада «Россия урманны саклау үзәге» ФБУ филиаллары, РФ урман хуҗалыгы белән идарә итү органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, аның урынбасарлары Илгизәр Зарипов һәм Рәис Гомәров катнашты.
Киңәшмә барышында урман комплексы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре кыскача докладлар белән чыгыш ясадылар, алар зарарлы организмнар санын юк итү яки бастыру чараларын үтәү нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр.
Исегезгә төшерәбез, агымдагы елда Татарстан Республикасында 12,2 мең га мәйданда Азнакай, Баулы, Болгар, Бөгелмә һәм Лениногорск урманчылыклары территориясендә парсыз ефәк күбәләге урыннарын бетерү буенча эшләр башкарылды. Урман утыртмаларын эшкәртү биологик препарат ярдәмендә җир өсте һәм авиация ысуллары белән башкарылды.
Хәзерге вакытта башкарылган чараларның нәтиҗәлелеген бәяләү гамәлгә ашырыла. Комиссия составында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы ТР Урманны саклау үзәге, Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты һ.б. белгечләре бар.