Татарстан мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр «Лесной подрост» профильле тематик сменасында катнашалар

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Краснодар краеның «Орленок» Бөтенроссия балалар үзәгендә Лесной подрост профильле тематик сменасы старт алды. Смена бөтен Россиядән 150 баланы җыйган. Алар – табигатьне, урманны өйрәнергә һәм аны саклауда катнашырга кызыксынучы яшь урманчылар.

Сменада Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр дә катнаша. Алар – Казан шәһәренең 6 нчы гимназиясенә караган  «Урам» берләшмәсе әгъзалары – Жаклин Лотфуллина, Илья Полянский, Рамазан Зәкиев һәм Зеленодольск районының «В.В. Карпов исемендәге лицей» МББУ «Яшел утрау» берләшмәсендә катнашучы Әдилә Гайнуллина.

Тематик программа кысаларында яшь экоактивистлар «Лесной подрост» программасы буенча укулар узачак, акцияләрдә, мастер-классларда һәм марафоннарда катнашачак. Киләсе 3 атна дәвамында балалар экология, урманчылык, туфракны өйрәнү, урбоэкология, урманны торгызу һәм урман үстерү турында белемнәрен киңәйтәчәкләр, экспертизалар үткәрергә һәм климат фаразларын ясарга өйрәнәчәкләр, заманча цифрлы технологияләр белән танышачаклар. Шулай ук тәҗрибәле белгечләр җитәкчелегендә алар экология һәм урман хуҗалыгы өлкәсендә илебез төбәкләренең мәктәп урманчылыклары эшчәнлегендә үз кулланышын табачак табигатьне саклау проектларын эшләп яклаячаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International