Министр Равил Кузюров Лубян урман-техник көллиятен тәмамлаучыларга дипломнар тапшырды

2024 елның 27 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесен тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев, көллият директоры Рим Фәхразыев һ.б. катнашты.

«Сез Лубян урман-техник көллиятендә үткәргән елларны зур җылылык белән искә алырсыз дип ышанам, – диде Равил Кузюров, чыгарылыш сыйныф укучыларына мөрәҗәгать итеп. – Монда сез киләчәгегез өчен нигез булачак белем һәм күнекмәләрне генә түгел, ә кыйммәтле тормыш дәресләрен дә алдыгыз, дуслыкны һәм командада эшләүне кадерләргә өйрәндегез».

«Сезнең алда – яңа этап, сезнең алда чиксез мөмкинлекләр ачыла. Сезне дус командабызга кушылырга чакырабыз. Республиканың урман хуҗалыгында нәтиҗәле эшләү өчен барлык шартлар да тудырылган, – дип өстәде министр. – Барыгызны да көллиятне тәмамлавыгыз белән котлыйм! Барыгызга да ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм башлаган һәр эшегездә уңышлар телим».

Көллиятне тәмамлаучыларны район башлыгы Сергей Димитриев та котлады. Ул аларга бәхет, иминлек һәм һөнәри эшчәнлекләрендә уңышлар теләде.

Аннары көллиятне тәмамлаучыларга дипломнар тапшыру тантанасы булды. Аларны 62 кеше алды.

Исегезгә төшерәбез, Лубян урман-техник көллиятендә 1921 елдан бирле урман хуҗалыгы өчен кадрлар әзерләнә. Бу вакыт эчендә биредә 9,9 мең белгеч әзерләп чыгарылган. Хәзерге вакытта көллияттә урман һәм урман-парк хуҗалыгы, бакча-парк һәм ландшафт төзелеше, икътисад һәм бухгалтерлык исәбе (тармаклар буенча) юнәлешләре буенча укытыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International