Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды

2024 елның 28 июне, җомга

Бүген Министрлыкта Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы каршындагы коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булды.

Утырышны ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ачып җибәрде һәм эш регламентын җиткерде.

Чарада докладлар белән дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре буенча сектор мөдире, коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өчен җаваплы Эльвира Зыятдинова, финанс, бухгалтерлык исәбенә алу һәм контрольлек бүлегенең әйдәп баручы белгече Рөстәм Халиков һәм дәүләт контроле һәм күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Айрат Әхмәров чыгыш ясады.

Эльвира Зыятдинова утырышта катнашучыларны 2023 ел өчен ТР Икътисад министрлыгының  коррупциягә каршы мониторинг нәтиҗәләре һәм ТР Рәисенең Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе тарафыннан әзерләнгән коррупция торышы һәм  узган елда коррупциягә каршы сәясәт чараларын гамәлгә ашыру турында җыелма хисап белән таныштырды.

Аерым алганда, ул хәбәр иткәнчә, 2023 елда Татарстан Республикасында коррупция куркынычы янаган вазыйфаларны биләүче 8649 зат керемнәре һәм гаилә әгъзаларының керемнәре турында хисап тоткан. Шулай ук коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау бүлекчәләре тарафыннан дәүләт хезмәтенә кабул ителгән 2063 затның һәм муниципаль хезмәткә кабул ителгән 2436 затның мәгълүматлары анализланган.

«Моннан тыш, дәүләт хакимияте органнарында хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәү һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссияләренең 81 утырышы һәм җирле үзидарә органнарында 357 утырыш оештырылды, – дип өстәде Эльвира Зыятдинова. – Дәүләт һәм муниципаль вазыйфаларны биләүче хезмәткәрләргә һәм затларга карата 1114 материал каралды. Комиссияләр тарафыннан үткәрелгән утырышлар барышында коррупциягә каршы законнарны бозуның 362 очрагы ачыкланды, аларның күбесе керемнәр турында дөрес булмаган мәгълүмат бирүгә бәйле».

Рөстәм Халиков бюджет акчаларын максатчан һәм нәтиҗәле файдалануга эчке финанс контролен гамәлгә ашыру нәтиҗәләре турында сөйләде, Айрат Әхмәров федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман сагын гамәлгә ашырганда агач әзерләү һәм аның әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү, ачыклау һәм туктату буенча контрольне тәэмин итү өлешендә коррупциячел хокук бозуларны профилактикалау буенча гамәлгә ашырылган чаралар турында хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International