ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре башкарылган урман торгызу эшләренең сыйфатын тикшерә башладылар

2024 елның 1 июле, дүшәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре урманнарны торгызу буенча башкарылган эшләрнең сыйфатын тикшерү һәм урман культураларын техник кабул итү материалларын бәяләү эшенә кереште. Тикшерүләр «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты кысаларында алып барыла.

«Узган атна ахырында Лаеш урманчылыгы территориясендә быел утыртылган урман культуралары каралды, – дип сөйләде Министрлыкның урманнарны торгызу һәм  үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина. – Тикшерү барышында аларның торышы бәяләнде, урман культураларының биеклеге һәм диаметры үлчәнде. Сентябрь ахырына кадәр барлык урманчылыклар территориясендәге участокларга барырга кирәк».

Исегезгә төшерәбез, «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты 2019 елдан башлап гамәлгә ашырыла. Проектта «Урманнарны торгызу һәм үрчетү мәйданнарының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте, %» һәм «Урман янгыннарыннан алынган зыян, млн.сум» дигән ике максатчан индикатор билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International