ТР Әгерҗе муниципаль районында урманнарның санитар торышын яхшырту буенча эшләр алып барыла. «Шушы көннәрдә Әгерҗе урманчылыгының Шаршады кишәрлегенең 17 нче кварталында санитар-савыктыру чаралары тәмамланды, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Владимир Ишморатов. – Эшләр 2,5 гектар мәйданда башкарылды, 10 кеше җәлеп ителде».
«План буенча, быел 27,5 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары планлаштырылган», – дип өстәде ул.
Исегезгә төшерәбез, санитар-савыктыру чаралары урманнарның санитар һәм урман-патологик торышын яхшырту, зарарлы организмнарның таралу куркынычын киметү, урман корткычлары һәм авыруларына каршы көрәшү, урман утыртмаларының үз максатчан функцияләрен тәэмин итү, шулай ук тискәре факторлар тәэсиреннән зыянны киметү максатларында үткәрелә.