Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VII «Урман һәм инновацияләр» слетында катнашучылар билгеләнде

2024 елның 2 июле, сишәмбе

Республика районнарында «ТР муниципаль районының иң яхшы мәктәп урманчылыгы» конкурсына йомгак ясалды. Аларда җиңүчеләр Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VII  «урман һәм инновацияләр» слетында катнашачак, ул 24-26 июль көннәрендә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак.

Иң көчле исем өчен 31 команда көрәшәчәк, шулай ук зачеттан тыш слетта Мари Эл Республикасы һәм Чуашия мәктәп урманчылыклары тәрбияләнүчеләре катнашачак. Слетка барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә.

Ярышлар барышында конкурсантларга урман һәм анда тереклек итүче җан ияләре турындагы белемнәрен, командада эшләү, урманда дөрес юнәлеш ала белү күнекмәләрен, каршылыкларны җиңеп чыгу, таксацияләү һәм урманнарда янгыннарны сүндерү күнекмәләрен күрсәтергә туры киләчәк. Моннан тыш, слет кысаларында төрле мастер-класслар, конкурслар, квестлар һ.б. үткәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International