Рослесхозда 2024 елда башкарылган язгы урман культуралары эшләренең нәтиҗәләрен карадылар

2024 елның 3 июле, чәршәмбе

Бүген Федераль урман хуҗалыгы агентлыгында видеоконференция режимында киңәшмә узды, анда 2024 елда башкарылган язгы урман культуралары эшләренә йомгак ясалды.

Чарада урман хуҗалыгы белән идарә итүнең төбәк органнары вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан – ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов һәм Министрлыкның урманнарны торгызу һәм үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алсу Мостафина катнашты.

Төп доклад белән Рослесхозның урманнарны торгызу һәм саклау идарәсе башлыгы Елена Бусыгина чыгыш ясады.

Исегезгә төшерәбез, быел Татарстан Республикасында 2024 елның язгы урман культуралары сезоны кысаларында 1522,7 га мәйданда – урманны торгызу һәм үстерү, 2140 га мәйданда – урман культураларын тулыландыру, 21,4 га урман питомникларында орлык чәчү буенча эшләр башкарылды.

Хәзерге вакытта урманнарны  табигый торгызу һәм урман культураларын агротехник карау буенча чаралар үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International