Татарстан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе кысаларында утыртылган агачлар саны буенча ТОП-10 регион-лидерлар рәтенә керде

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

«Хәтер бакчасы» акционерлык җәмгыятендә «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә йомгак ясалды. Быел проектка Россиянең барлык төбәкләре һәм якын һәм ерак чит илләрнең 39 иле кушылды. Утыртылган агачлар саны буенча иң нәтиҗәле 10 төбәк исемлегенә Тверь, Саратов, Оренбург, Липецк, Архангельск, Чиләбе өлкәләре, шулай ук Башкортстан, Тыва, Калмыкия һәм Татарстан Республикалары керде.

Исегезгә төшерәбез, «Хәтер бакчасы» акциясенең төп максаты – Бөек Ватан сугышында һәлак булган һәр кеше истәлегенә 27 млн.агач утырту. Шулай ук быел проектта катнашучылар истәлекле агачларны махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлап утыртуны да дәвам иттеләр.

Акциядә Россиянең 700 меңнән артык волонтеры һәм чит ил вәкилләре катнашты. Акциянең бишенче сезонында барлыгы 38 миллионнан артык агач утыртылган.

«Акциянең биш елы эчендә без бергәләп дөньяның 78 илендә агачлар утырттык. Проект географиясе елдан-ел киңәя бара. Быел беренче тапкыр «Хәтер бакчалары» Бангладеш, Лаос, Литва һәм Эфиопиядә барлыкка килде», – дип билгеләп үтте «Җиңү волонтерлары» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәте рәисе Ольга Занко.

Бишенче сезонда еш кына яшь нарат, чыршы, карама, корычагач, карагай, шулай ук акация, имән, каен һәм яфраксыз джузгун үсентеләре утыртылган. Иң сирәк үсемлекләр арасында: тис, декоратив чыршы, Кытай өрәңгесе, лагерстремия, король делониксы һәм фламбоян.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International