Июньнән сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик марафоны уза. Быел ул 12 шәһәрне берләштерәчәк. Болар – Әлмәт, Казан, Чистай, Түбән Кама, Чаллы, Нурлат, Лениногорск, Бөгелмә, Баулы, Азнакай, Актүбә штп., шулай ук Самара өлкәсенең Тольятти шәһәре.
Экомарафонның беренче вакыйгасы Әлмәттә узды. «Юность» балаларны савыктыру лагеры базасында «Яшел калкан» проектының мастер-класслары һәм активлыклары белән тулы «Яшел көн» оештырылды.
Чаллыда асфальтта «Үз планетаңны сакла» рәсем конкурсы, ә Нурлатта интерактив уеннар, мастер-класслар, конкурслар һәм территорияләрне чистарту белән экологик бәйрәм узды.
Киләсе эстафетаны Лениногорск кабул итәчәк.
«Игелекле эшләр эзләре буенча» экологик марафонына теләгән һәркем кушыла ала. Тулырак белешмәләрне монда белергә мөмкин: https://чистоенаследие.рф/marathon/.