Әлмәт балалар йортында тәрбияләнүчеләр Әлмәт урманчылыгында булганнар

2024 елның 11 июле, пәнҗешәмбе

«Әлмәт балалар йорты» ТР ДБУ тәрбияләнүчеләр Әлмәт урманчылыгында булганнар. Балалар өчен экскурсияне җитәкче-урманчы Рөстәм Гатин һәм аның урынбасары Расыйх Фәтхетдинов үткәргән.

Экскурсия барышында балалар урманнар һәм аларның мөһим экологик, икътисадый һәм социаль функцияләре турында белгәннәр. Шулай ук Рөстәм Гатин һәм Расыйх Фәтхетдинов урманчылык эшчәнлеге юнәлешләре, урман тармагы һөнәрләре, «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ уку шартлары, урманнарда янгын һәм санитар куркынычсызлык кагыйдәләре турында сөйләгәннәр.

«Әлмәт урманчылыгына экскурсия кызыклы да, илһамландыргыч та булды. Балалар йортында тәрбияләнүчеләр яңа белемнәр алып, табигать турында кайгырту теләге белән кайтып киттеләр. Алар һәр кешенең урманнарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертә алуын аңладылар», – дип аңлатма бирде урманнарны торгызу буенча инженер Диана Әюпова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International