«Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында катнашучылар ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урман һәм инновацияләр» слетына әзерләнә

2024 елның 12 июле, җомга

«3 нче номерлы Лаеш урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Яшел йорт» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыкларының VII  «Урман һәм инновацияләр» слетына әзерләнә. Әзерлек кысаларында алар Лаеш шәһәрендә урнашкан «Урманны янгыннан саклау үзәге» ТР ДБУ  III типтагы урман янгын сүндерү станциясендә булдылар. Балалар өчен экскурсияне станция башлыгы Фәрхәт Абдуллин үткәрде.

Экскурсия барышында укучылар станциянең җиһазлануын бәяләделәр, урман янгыннарының төрләре һәм сәбәпләре, шулай ук аларны сүндерү ысуллары һәм алымнары турында белделәр.

Моннан тыш, мәктәп урманчылыгында катнашучылар «Лаеш урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы урынбасары Фәнил Фазлыев үткәргән лекцияне дә тыңладылар. Ул укучыларга урман хуҗалыгы терминнары һәм төшенчәләре, урман хуҗалыгы эшләренең төрләре, сирәк очрый торган үсемлекләр һәм хайваннар һ.б. турында искә төшерде.

Исегезгә төшерәбез, ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урман һәм инновацияләр»  слеты агымдагы елның 24-26 июлендә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак. Иң көчле исем өчен 31 команда көрәшәчәк, шулай ук зачеттан тыш слетта Мари Эл Республикасы һәм Чуашия мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International