Бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов «Урман мөнәсәбәтләрен хокукый җайга салу» бөтенроссия киңәшмәсе кысаларында «29.07.2017 ел, №280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру» сессиясендә чыгыш ясады. Сессия Түбән Новгородта узды, аның эшендә Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе урынбасары Вячеслав Спиренков, «Рослесинфорг» ФДБУ директоры урынбасары Людмила Коновалова, Рослесхозның Урманнарны хокукый тәэмин итү һәм куллану идарәсе начальнигы Елена Бородавкина һ.б. катнашты.
Үзенең чыгышыында Илгизәр Зарипов Татарстан Республикасында 29.07.2017 ел, №280-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә төбәктә 85 мең га мәйдандагы урман фонды җирләре белән җир кишәрлекләре киселешенең 121,5 мең факты турында мәгълүматлар бар.
«Барлык участокларга җентекле анализ ясалды, – диде ул. – Аның нәтиҗәләре буенча 37,5 мең җир участогына карата дәүләт урман реестрына үзгәрешләр кертү буенча эш башкарылды, 11,1 мең участок буенча материаллар урман фонды җирләренә карата мөлкәт хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрне яклау эшен башлап җибәрү өчен Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаментына җибәрелде».
«Әлеге эш кысаларында кайбер кыенлыклар килеп чыга, безнең белгечләр җир законнары таләпләренә туры китереп чикләре билгеләнмәгән һәм дәүләт реестрында аларга карата теркәлгән хокуклар турында мәгълүматлар булмаган участокларга тарыйлар», – дип өстәде Илгизәр Зарипов.
Ахырда министрның беренче урынбасары Татарстан Республикасында урман хуҗалыгының цифрлы трансформациясе нәтиҗәләренә тукталды.