Республикада урманнарда янгын куркынычының югары классы саклана

2024 елның 15 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы гидрометеорология һәм әйләнә-тирәне мониторинглау идарәсе мәгълүматлары буенча, 2024 елның 16-22 июль көннәрендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарда янгын куркынычының IV классы көтелә, аерым көнбатыш районнарда урыны-урыны белән урманнарда янгын куркынычының V классы көтелә.

Урман янгыннарына юл куймау максатыннан, Татарстан Республикасында космик, авиация һәм җир өсте ысуллары белән янгын куркынычына мониторинг алып барыла, урманнарны янгынга каршы төзекләндерү буенча чаралар комплексы башкарыла.

Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы искәртеп уза, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  05.07.2024 ел, № 513 карары нигезендә Татарстан Республикасында гражданнарның урманнарга баруына һәм аларга транспорт чаралары белән керүенә карата 5 июльдән 21 календарь көнгә чикләү кертелде. Чикләүләр республиканың урман фонды җирләрендә урнашкан урманнарга карата билгеләнә.

Әгәр урманда яки урман биләмәсе янында янгын шаһиты булсагыз, бу турыда 8-800-100-94-00, 8 (843) 221-37-95 телефоннары буенча хәбәр итүегезне сорыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International