ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы учреждениеләр хезмәткәрләре, «Рослесозащита» ФБУ филиалы – Татарстан Республикасы Урманны саклау үзәге белгечләре белән берлектә, урман орлыкчылык объектларында вак ылыслы токым орлыкларын хуҗалык өчен җыю мөмкинлекләрен билгеләделәр.
«Зеленодольск, Арча, Шәһәр яны һәм Ары урманчылыклары территориясендә урнашкан урман орлыкчылык объектлары тикшерелде, – дип сөйләде филиал директоры урынбасары Венера Ефременкова. – Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, вак ылыслы агачларның җимеш бирүчәнлеге югары түгел».
Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасында урман-орлык плантацияләре бар, алар 91 га мәйданда урнашкан һәм даими урман-орлык кишәрлекләре – 1251 га. Әлеге мәйданнарның төп өлешен сабаклы имән алып тора – 89%, гади нарат – 7%, Европа чыршысы – 3% һәм Себер карагае – 1%.