Татарстанда урманнарга карата авиапатрульләү үткәрелә

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

Татарстан Республикасында урманнарда авиация патруле дәвам итә.

«Авиация мониторингы – янгыннарны ачыклауның нәтиҗәле ысулларының берсе. Кагыйдә буларак, ул янгын куркынычы югары булганда үткәрелә», – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов.

«Татарстан Республикасында урманнарга авиация патруле быел 4 маршрут буенча башкарыла, аларның гомуми озынлыгы 2190 километр тәшкил итә. Иң озын маршрут 5 сәгать дәвам итә, – дип өстәде Илгизәр Зарипов. – Авиамониторинг Cessna-172 самолетында очучы-күзәтүче белгеч катнашында үткәрелә».

Аның сүзләренчә, янгын куркынычы сезоны башланганнан бирле урманнарда 194 очыш сәгате дәвамлылыгында 42 авиапатруль үткәрелгән.

«Быел барлыгы 304  сәгать 34 минут озынлыгында очышлар каралган.  Авиамониторинг 1,2 миллион гектар мәйданны били, бу республиканың бөтен урман фонды диярлек», – дип нәтиҗә ясады спикер.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авиация ярдәмендә урманнарга патруль үткәрү «Экология» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының максатлары һәм бурычларына туры килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International