Тәтеш урманчылыгы хезмәткәрләре «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән

2024 елның 17 июле, чәршәмбе

«Тәтеш урманчылыгы» ДКУ хезмәткәрләре Тәтеш татар урта мәктәбенең «Яшь урманчы» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр өчен дәрес үткәргән. Очрашу ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урманнар һәм инновацияләр» слетына әзерлек кысаларында оештырылган.

Дәрес барышында белгечләр укучыларга урман хуҗалыгының төп терминнары һәм төшенчәләре, урман утырту ысуллары һәм технологияләре, кошлар, кәүсәле, ылыслы һәм яфрак кимерүче урман корткычларының төрләре һәм башкалар турында сөйләгәннәр.

Аерым игътибар үлчәү чәнечкесе, биотомер һәм буссоль куллану кагыйдәләренә бирелгән.

Исегезгә төшерәбез, ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урман һәм инновацияләр»  слеты агымдагы елның 24-26 июлендә «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында узачак. Иң көчле исем өчен 31 команда көрәшәчәк, шулай ук зачеттан тыш слетта Мари Эл Республикасы һәм Чуашия мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнашачак

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International