ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районында булды

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Алексеевск муниципаль районына эш визиты белән барды. Аның кысаларында ул Биләр урманчылыгының Баганино кишәрлегенең 70 кварталында урнашкан «Биләр урман хуҗалыгы» ТР ДБУ базислы урман питомнигында булды.

Министр караган вакытта «Биләр урманчылыгы» ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Рамил Нуруллин озата йөрде. Быел питомникта 0,7 га мәйданда нарат, чыршы, имән һәм каен орлыклары чәчелгән.

Очрашу кысаларында шулай ук «Экология» илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» региональ проектын гамәлгә ашыру һәм урманнарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү мәсьәләләре каралды.

«Республикада урманнарда янгын куркынычының югары дәрәҗәсе саклана, ­ – диде Равил Кузюров. ­ – Янгын куркынычы булган вәзгыять мониторингын көчәйтергә һәм янгыннар турындагы хәбәрләргә вакытында җавап бирүне тәэмин итәргә кирәк».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International