Казан лагеренда тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар

2024 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «School bus» балалар үсеше үзәге каршындагы лагерьда тәрбияләнүчеләр ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Урман музеенда булдылар. Балалар өчен экскурсияне музей директоры Илгиз Зарипов үткәрде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый чараларны оештыру «Экология» илкүләм проектының  «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.


Музей директоры балаларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгының тарихы һәм бүгенге торышы, урман ресурсларын саклау һәм арттыру буенча башкарыла торган эшләр турында сөйләде. Лагерьда тәрбияләнүчеләр шулай ук урманнарның табигатьтәге һәм кеше тормышындагы роле турында да белделәр.


«Балалар экспонатларны кызыксынып карадылар, агач һәм куак орлыкларын өйрәнделәр, урман темасы белән кызыксынып сораулар бирделәр, ­ – диде Илгиз Зарипов. ­ – Экскурсия барыбыз өчен дә кызыклы һәм белемле булды һәм табигатькә җаваплы мөнәсәбәт турында уйланырга мәҗбүр итәр, дип өметләнәбез».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International