Татарстан Республикасының урман тармагы белгечләре квалификация күтәрү курслары уза. «Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тармакның кадрлар потенциалын формалаштыруга һәм камилләштерүгә аерым игътибар бирә, – дип сөйләде Министрлыкның дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Эльвира Зыятдинова. – План нигезендә, ел башыннан 25 кеше укыды – бу Министрлык һәм аның ведомство буйсынуындагы учреждениеләр хезмәткәрләре».
«Укулар урман культураларын караудан алып федераль дәүләт урман контролен (күзәтчелеген) һәм урман саклауны гамәлгә ашыруга кадәр – урман хуҗалыгының барлык аспектларын үз эченә алган төрле программалар буенча үткәрелде, – дип өстәде Эльвира Зыятдинова. – Без белгечләрнең урман законнарындагы барлык соңгы үзгәрешләрдән хәбәрдар булуларына, геомәгълүмат системаларыннан файдалануларына һәм тармакта барлыкка килә торган барлык мәсьәләләрне дә нәтиҗәле хәл итә алуларына омтылабыз».
Квалификация күтәрү курслары «Бөтенроссия урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең һәм белгечләренең квалификациясен күтәрү институты» ӨҺБ ФАУ, Казан (Идел буе) федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе һ.б. базасында оештырылды.