Татарстан Республикасында Арча һәм Кама урманчылыклары урман фонды территориясендә урманнарны тәртипкә китерү эшләре дәвам итә.
«Урманнарны тәртипкә китерү эшләре «Рослесинфорг» ФДБУ Казан филиалы белгечләре тарафыннан үткәрелә, – дип сөйләде ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт урман реестры, урманнардан файдалану һәм урман корылышы бүлеге башлыгы Алексей Мосунов. – Аның нәтиҗәсендә урман утыртмаларына инвентаризация ясалачак, урманнарны таксацияләү һәм урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча чаралар комплексы эшләнәчәк».
Аның сүзләренә караганда, быел урманнарны тәртипкә китерү эшләре 86,3 мең га мәйданда башкарылачак.
«Урманнарны тәртипкә китерү сезоны сентябрь ахырында тәмамланыр дип көтелә, барлык эшләр дә график буенча бара, – дип өстәде Алексей Мосунов.