Шәһәр яны урманчылыгы территориясендә санкцияләнмәгән чүплекләр бетерелгән

2024 елның 22 июле, дүшәмбе

«Шәһәр яны урманчылыгы» ДКУ һәм «Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы» ДБУ хезмәткәрләре Шәһәр яны урманчылыгының Матюшино кишәрлегендәге 20, 38, 70 һәм 71 кварталлар территориясендә санкцияләнмәгән чүплеккә тап булганнар һәм әлеге урынны тәртипкә китергәннәр. Алар көче белән барлыгы 4 куб.м каты көнкүреш калдыгы чыгарылган.

«Шундый ук эш башка кишәрлек урманчылыкларында – Биектау, Столбище һәм Иске Казан хуҗалыкларында да үткәрелә, – дип сөйләде җитәкче-урманчы Илнур Кәшафиев. – Ел башыннан барлыгы 98 куб.метр каты көнкүреш калдыгы җыеп чыгарылды. Барлык гражданнарны да җаваплы булырга һәм табигатьтә чүп-чар ташламаска, шулай ук рөхсәтсез чүплекләр табылу очраклары турында хәбәр итәргә чакырабыз. Урманнарыбызны бергәләп чистарта һәм киләчәк буыннар өчен саклап кала алабыз».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International