2024 елның 24 июленнән 26 июленә кадәр Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урманнар һәм инновацияләр» слеты узачак. Чара мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү программасы һәм Татарстан Республикасында Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында үткәреләчәк.
Иң көчле исем өчен 31 команда көрәшәчәк, шулай ук зачеттан тыш слетта Мари Эл Республикасы һәм Чуашия мәктәп урманчылыклары әгъзалары да катнашачак. Форумга барлыгы 200 кеше җыелыр дип көтелә.
«Татарстан Республикасында мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерүгә аерым игътибар бирелә. Чөнки мондый берләшмәләр укучыларны хезмәткә әзерләүнең, тәрбияләүнең һәм һөнәри юнәлеш бирүнең, аларны табигатьне саклау эшчәнлегенә җәлеп итүнең нәтиҗәле формасы булып тора. Елдан-ел мәктәп урманчылыкларының саны арта бара, – дип сөйләде ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Слет балаларны яңа проектларга рухландырыр, ел дәвамында энергия һәм уңай хис-кичерешләр белән тулыландырыр дип өметләнәбез».
Слетның беренче көнендә «Урман буенча цифрлы викторина» интерактив интеллектуаль уены үткәреләчәк, анда укучылар урман хуҗалыгы турындагы белемнәрен, шулай ук эрудицияләрен, мантыйкларын һәм тапкырлыкларын күрсәтәчәкләр. Моннан тыш, Гаилә елына һәм Фәнни-технологик үсеш елына багышланган музыкаль-күңел ачу программасын да оештыру планлаштырыла.
Икенче көнне, 25 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урманнар һәм инновацияләр» слетын рәсми ачу тантанасы һәм «Яшь урманчылар» төп конкурсы узачак. Катнашучыларга абрис сызарга һәм «Ботаника һәм дендрология» (яфраклар һәм шытымнар, агач токымы һәм орлыклар буенча куак төрен билгеләү), «Таксация» (агачның диаметры, биеклеге, яшен күз белән һәм инструментлар ярдәмендә белү), «Урманнарны саклау һәм яклау» (кошларның төрен, кайры, ылыс һәм яфрак кимерүче урман корткычларын тышкы кыяфәте һәм яшәеш тирәлеге буенча билгеләү), «Урманнарны торгызу һәм үрчетү» (кәлшәләрне һәм үсентеләрне утыртуның төп ысулларын һәм технологияләрен күрсәтү), «Геодезия» (буссоль ярдәмендә ориентлашу), «Туфрак белеме» (туфрак төрен ачыклау), «Янгыннарны сүндерү» (янгын сүндерүне имитацияләү) һәм «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар» (урман хуҗалыгында файдаланыла торган техника һәм җайланмалар турындагы белемнәрне күрсәтү) һәм «Беренче ярдәм күрсәтү» (беренче ярдәм күрсәтү күнекмәләрен күрсәтү) юнәлешләре буенча гамәли биремнәрне үтәргә туры киләчәк.
Шулай ук бу көнне «Рослесинфорг» ФДБУның Казан филиалы, «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны саклау үзәге һәм «ВНИИЛМ» ФБУ филиалы булган Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясенең, «Татнефть» ГАҖ һәм «СИБУР Холдинг» ГАҖ әйдәп баручы экспертларыннан белем бирү программалары оештырылачак. Укучылар урманнарны төзекләндерү планшетларын күрә алачак, квадрокоптерлардан файдаланырга өйрәнәчәк һәм урман өлкәсендә соңгы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында беләчәк. Шулар белән беррәттән, урман янгыннарын сүндерү, нәфис рәсемнәр ясау, туздан үрү, чәчәк композицияләре, шәмнәр ясау һәм башкалар буенча мастер-класслар үткәреләчәк.
Соңгы көнне, 26 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урман һәм инновацияләр» слетында җиңүчеләрне бүләкләячәкләр.