Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә

2024 елның 23 июле, сишәмбе

Татарстан Республикасында «Утны туктат» янгынга каршы мәгълүмат кампаниясе дәвам итә. Бу кампания Россия Федерациясенең барлык субъектларында уза, аның төп бурычы – гражданнарга урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү кирәклеге турында хәбәр итү.

Кампания кысаларында бүгенге көндә 2 мең лекция, әңгәмәләр үткәрелгән һәм авыл җирлекләре гражданнары җыеннарында чыгышлар ясалган, 12 агарту акциясе, республиканың гомуми белем бирү учреждениеләрендә 195 дәрес үткәрелгән. Шулай ук янгын куркынычсызлыгы тематикасына 283 аншлаг, стенд һәм плакат куелган, 8,4 мең листовка, белешмәлекләр һәм брошюралар таратылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International