Бөгелмә урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бөгелмә урманчылыгының урман фонды территориясендә урман утыртмаларының санитар торышын яхшырту эшләре дәвам итә. «Шушы көннәрдә 2,2 гектар мәйданда ликвид булмаган агач җыю эшләрен төгәлләдек, – дип сөйләде «Бөгелмә урман хуҗалыгы» ТР ДБУ директоры Сәгыйть Абдуллин. – Бүгенге көндә урман патологиясе буенча тикшеренүләр үткәрелә, эшкә 7 кеше җәлеп ителде».

Аның сүзләренә караганда, быел Бөгелмә урманчылыгы территориясендә 23,6 гектар мәйданда санитар-савыктыру чаралары башкарылачак.

Исегезгә төшерәбез, санитар-савыктыру чаралары урманнарның санитар һәм урман-патологик торышын яхшырту, зарарлы организмнарның таралу куркынычын киметү, урман корткычлары һәм авыруларына каршы көрәшү, урман утыртмаларының үз максатчан функцияләрен тәэмин итү, шулай ук тискәре факторлар тәэсиреннән зыянны киметү максатларында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International