Бүген Кукмара муниципаль районының Лубян авылында «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» дигән VII слетын рәсми ачу тантанасы булды. Анда Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев, Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, Кукмара муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина һәм башкалар катнашты.
«Чираттагы тапкыр без Лубян урман-техник көллияте базасында очрашабыз, – дип билгеләп үтте ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – Слетны оештыруда ярдәм иткәнегез өчен барыгызга да рәхмәт белдерәм. Быел аның темасы – «Урманнар һәм инновацияләр», бай программа планлаштырылган. Слет сезнең өчен быел онытылмаслык вакыйгаларның берсе булсын, бик күп уңай эмоцияләр һәм тәэсирләр бүләк итсен».
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ковалев Татарстанның илдә мәктәп урманчылыклары саны буенча лидерлар рәтенә керүен әйтте. «Регионда мәктәп урманчылыклары хәрәкәтен үстерү буенча максатчан эш алып барыла, укучылар өчен заманча белем бирү программалары эшләнә һәм гамәлгә кертелә, – дип ассызыклады ул. – Барыгызга да нәтиҗәле эш, яңа идеяләр, кызыклы танышулар һәм уңышлар телисем килә».
«Мәктәп урманчылыклары слеты ел саен үткәрелә, бу балаларга фикердәшләре арасында вакытны файдалы уздыру өчен яхшы мөмкинлек, – дип белдерде ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Станислав Андреев. – Форум сезне урманнарны саклауга һәм үрчетүгә юнәлдерелгән яңа проектларга рухландырсын. Барыгызга да уңышлар телим».
Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов билгеләп үткәнчә, слет ярдәмендә укучылар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп кенә калмыйча, яңа белемнәр дә ала, аларны практикада ныгыта. «Ярышларда барыгызга да уңышлар телим, иң көчлесе җиңсен», – диде ул.
Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина слетта катнашучылар киләчәктә үз язмышларын урман хуҗалыгы белән бәйләрләр дип ышаныч белдерде. «Лубян урман-техник көллиятендә нәтиҗәле белем алу өчен барлык шартлар да тудырылган, безгә укырга килегез, – дип ассызыклады ул. – Слетта катнашучыларга яхшы кәеф һәм онытылмаслык якты бәйрәм телим».
Ярышлар флагын күтәрү ТР мәктәп урманчылыкларының VI слетында җиңүчеләр – «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләргә насыйп булды.
Слет ачылганнан соң «Яшь урманчылар» төп конкурсы үткәрелде. Укучылар абрис сыздылар һәм «Ботаника һәм дендрология», «Таксация», «Урманнарны саклау һәм яклау», «Урман торгызу һәм урман үрчетү», «Геодезия», «Туфрак белеме», «Янгыннарны сүндерү» һәм «Урман хуҗалыгында машиналар һәм механизмнар», «Беренче ярдәм күрсәтү» юнәлешләре буенча берничә гамәли биремне үтәделәр. Укучылар Татарстан Республикасында үсә торган агачлар һәм куаклар, урман хуҗалыгында кулланыла торган техника, үсентеләрне утырту ысуллары һәм технологияләре, шулай ук командада эшләү, урманда ориентлашу, каршылыкларны җиңеп чыгу, урман янгыннарын сүндерү һәм таксацияләү күнекмәләрен күрсәттеләр.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, слет кысаларында шулай ук истәлекле агач утырту тантанасы да булды. Катнашучылар 8 нарат һәм туя үсентесе утыртты.
Иртәгә, 26 июльдә, ТР мәктәп урманчылыкларының «Урманнар һәм инновацияләр» дигән VII слетына йомгак ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк.