ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урманнар һәм инновацияләр» слетының икенче көнендә бай программа булды

2024 елның 25 июле, пәнҗешәмбе

Бүген «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ базасында ТР мәктәп урманчылыкларының VII «Урманнар һәм инновацияләр»  слетын кысаларында төрле белем бирү программалары һәм мастер-класслар оештырылды.

Әйтик, «Рослесинфорг» федераль дәүләт бюджет учреждениесенең Казан филиалы экспертлары укучыларга урман төзелеше, «Рослесозащита» ФБУ филиалы Татарстан Республикасы Урманнарны  саклау үзәге урман патологиясенә мониторинг максатлары һәм бурычлары, урман үсемлекләренең орлыкларын тикшерү үзенчәлекләре турында сөйләделәр, «ВНИИЛМ» ФБУ булган Көнчыгыш-Европа урман сынау станциясе урман тармагында соңгы фәнни тикшеренүләр нәтиҗәләре турында,  «Татнефть» ГАҖ вәкилләре гамәлгә ашырыла торган климатик проектлар турында җиткерде.

Укучылар шулай ук микроүләннәр үстерү, урман янгыннарын сүндерү, нәфис рәсемнәр ясау, туздан үрү, чәчәк композицияләре, шәмнәр ясау буенча мастер-классларда катнаштылар. Аларны Әгерҗе, Зәй, Зеленодольск, Кама, Түбән Кама, Нурлат, Саба урманчылыклары хезмәткәрләре, «Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри» ҖЧҖ, «Гафэль» ҖЧҖ вәкилләре һәм «Лубян урман-техник көллияте» ДБҺБУ укытучылары оештырды.

Икенче көн азагында эстафета үткәрелде.

«Мин слетта инде икенче тапкыр катнашам, – дип сөйләде «Нургали оныклары» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче Илвина Насыйбуллина. – Слетның программасы кызыклы, узган елдан барысы да диярлек үзгә. Урман янгыннары үзәгеннән мастер-класс аеруча ошады».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International