Чирмешән урман хуҗалыгы хезмәткәрләре дару үләннәре һәм себеркеләр әзерлиләр

2024 елның 26 июле, җомга

Бу көннәрдә «Чирмешән урман хуҗалыгы» ТР ДБУ белгечләре, урманнарны саклау һәм яңадан торгызу буенча комплекслы эшләр башкару белән беррәттән, дару үсемлекләре, имән һәм каен мунча себеркеләре әзерлиләр. «Мәтрүшкә, сары мәтрүшкә, бөтнек һәм мең яфрак кебек үсемлекләрне җыябыз. Бүгенге көндә 346 бәйләм әзерләнде, – дип сөйләде урман хуҗалыгы директоры Николай Кваков. – Августта шомырт һәм гөлҗимеш җимешләрен җыюга керешәчәкбез».

«Әзерләнгән дару үсемлек чималы «Урман нигъмәтләре» кибетендә сатыла, картлар йортында яшәүчеләргә һәм урман тармагы ветераннарына бүләк ителә, – дип өстәде Николай Кваков. – Әлбәттә, МХО зонасындагы сугышчыларыбыз турында да онытмыйбыз. Аларга даими рәвештә безнең урманчылардан дәвалау үләннәре, хуш исле себеркеләр, утын һәм бал белән гуманитар ярдәм китерелә».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International